Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мошенниклар Кукмара районында яшәүче ханымның 5050 сум акчасын үзләштергән
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Лубян авылында яшәүче ханым үзенең беркатлылыгы аркасында акчасыннан колак кага, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
-Әлеге апа Лубянда үз йорты белән яши, хуҗалыгында сыер һәм бозау асрый, - ди Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Аның кызы Интернеттагы сайтларның берсенә "Сыер сатыла" дигән белдерү урнаштыра. Икенче көнне үк көндезге сәгать уннарда бу апаның телефонына бер ир кеше шалтырата, татар һәм рус телләрендә сөйләшә. Мин килгәнче сатып җибәрүегез бар, шуның өчен биш мең сум акчаны алдан сезнең банк карточкагызга күчерер идем, ди. Матур итеп сөйләшкән ир кешенең тәмле теленә ышанган ханым үзенең исем-фамилиясен, "Сбербанк" картасының мәгълүматларын: карта номеры, иминлек коды һәм аның гамәлдәге вакытын телефон аша әйтеп яздыра. Карак акчаны инде хәзер үк күчерүен, ә калган сумманы сыерны алырга килгәч тапшырачагын белдерә. Әмма ике арадагы сөйләшүдән соң берникадәр вакыт узуга, түбәндәге эчтәлектәге СМС-хәбәр килә: "Сезнең картадан 5050 сумга сатып-алу башкарылган". Кырыгалдар исә эзсез югала. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенникны эзләү эшләре бара.
Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрне юктан гына психологлар белән тиңләмиләрдер. Шулкадәр матур, итәгатьле, синең күңелеңә үтеп керерлек итеп сөйләшә бит алар! Шуның өчен телефон трубкасын алып, бер генә сүз әйтүгә үк ышанычны яулап алалар. Лубянда гомер кичерүче бу апа да мошенниклар хакында хәбәрдар була: халык белән очрашу вакытында район эчке эшләр бүлеге начальнигының ул хакта сөйләгәнен, участок инспекторының кисәтүләрен дә бик яхшы хәтерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз