news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар чирмешәнлеләрне "Вконтакте" социаль челтәре аша алдаган

Районда кәрәзле телефон һәм интернет аша мошенниклар “кармагына” эләгүчеләр саны артканнан-арта бара.

(Чирмешән, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Шушы көннәрдә генә тагын ике чирмешәнле шактый акчасын "югалткан". Бу юлы аларны социаль челтәрләр ярдәмендә алдаганнар. Аларның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битләренә уртак танышларының шәхси битеннән акча сорап мөрәҗәгать кергән, дип яза җирле басма.

Сораган акчаның суммасы шактый зур булуы да чирмешәнлеләрдә шик тудырмаган, алар озак та уйламыйча хатта күрсәткән банк карточкасы номерына акча күчерәләр.

Ахырдан танышларының бу хатка бернинди дә бәйләнеше булмавы ачыклана.

-Мошенниклар ул кешенең социаль челтәрдәге аккаунтыннан –шәхси битеннән файдаланганнар. Барлык дусларына аның исеменнән хат җибәргәннәр, - ди полиция бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлекчесе начальнигы Илнар Җиһаншин.

- Кызганыч, ике кеше мошенниклар тозагына эләккән. Күпме кисәтүгә карамастан, мондый фактлар булып тора. Форсаттан файдаланып, кабат мөрәҗәгать итәбез: чит кеше белән аралашканда сак булыгыз, өегезгә ят кеше кертмәгез, таныш булмаган номерга акча күчермәгез, төрле призлар, отышлар турындагы сүзләргә ышанмагыз. Сезне алдарга җыенуларын аңлау белән полициягә – 02 номерына шалтыратыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100