news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар бер көндә Әлмәттә яшәүче өч кешенең акчасын алган

Алар барлыгы 400 мең сум акчаларын югалткан.

Мошенниклар бер көндә Әлмәттә яшәүче өч кешенең акчасын алган
архив

(Әлмәт, 17 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче өч кеше бер көндә мошенниклар корбаны булган. Алар барлыгы 400 мең сум акчаларын югалткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Башта караклар 50 яшьлек ханымның картасыннан 250 мең сумнан артык акча алган. Аның артыннан Колшәрип авылында яшәүче 28 яшьлек ир зыян күрә. Аның 53 мең сум акчасын юк итәләр. Ә заводта эшләүче 52 яшьлек эшче 91 мең сумга алдана. Шулай итеп, бер көн эчендә мошенниклар 400 мең сум акчага хуҗа булып ала.

“Өч очракта да зыян күрүчеләр шалтыратучыларга үзләренең банк карталарының барлык мәгълүматларын тапшырган була” - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot