Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мосфильм»да Татарстан фотографлары: Фотосәнгатьтә дә ясалма интеллектта – киләчәк
Татарстан Фотографлар берлеге әгъзасы, билгеле фотограф Сергей Волковның Мәскәүдә ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган «50×50» күргәзмәсе ачылды. «Мосфильм»дагы галерея»дә урнашкан күргәзмә авторы ассызыклап үтүенчә, ясалма интеллект хәзерге заманда яшәешкә ныклы адымнар белән кереп бара.
«Ясалма фәһем мөмкинлекләре турында әллә ни күп уйларымны һәм фикерләремне уртаклашасым килми инде. Әлбәттә инде ул тормышыбызда кирәкле әйбергә әверелде. Заманча яңа технологияләргә, үсешкә өйрәнү, аны файдалы итеп куллану зарур. Фотосәнгатьтә дә ясалма интеллектта – киләчәк. Ул безгә ярдәмгә килә. Аннары Татарстан Фотографлары берлеге командасы килүенә дә мин бик шат», – дип ассызыклады Сергей Волков.

Барлыгы фотокүргәзмәдә 8 сериядә 78 сурәт тәкъдим ителгән иде. Алар арасында «Җәнлекләр һәм кошлар: авангардлы калейдоскоп», «Hakuna Matata», «Космик хыяллар», «Хәтер уены» һәм башкалар бар.
Шулай ук чара хакында «Татар-информ» журналисты, ТР Фотографлар берлеге вәкиле һәм Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев та фикерләрен ирештерде.
«Әлеге фотокүргәзмә – сәнгать өлкәсендәге заманча үзгәрешләрнең ачыктан-ачык дәлиле булып тора. Әле берничә ел элек кенә, ясалма фәһем ярдәмендә фотокүргәзмәләр ясау мөмкин, дисәләр, ышанып бетмәс идем. Ләкин менә инде «Мосфильм»да танылган фоторәссам Сергей Алексеевичның мондый күргәзмә үткәрүе традицион сулыш алды. Шәхсән миңа биредәге сурәтләр ошады. Алар гаять заманча, ә үзе күргәзмә бик уңышлы. Мин уйлавымча, Сергей Волков – Татарстан фотосәнгатенең лаеклы шәхесе, ифрат дәрәҗәдә замана алдынгысы. Без аңа икенче ел рәттән фотокүргәзмәгә чакыруы, киноконцернга экскурсия оештырганы өчен ихлас рәхмәтле», – диде ул.

Фотокүргәзмә ачылышы тантанасында мәртәбәле кунаклар буларак «Мосфильмда милли сәнгать һәм фотографияләр музее» проекты җитәкчесе Николай Канавин, музей кураторы, фәлсәфә фәннәре докторы, Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы Игорь Булгаков, Россия Фоторәссамнар берлеге рәисе Дмитрий Иванов та булды.
Фото: ТР Фотографлар берлеге, Азат Ягудин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз