Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенникларның үзләренә кире шалтыратырга мәҗбүр итә торган схемалары турында сөйләделәр
Россия Эчке эшләр министрлыгында мошенниклар корбаннарын үзләренә кире шалтыратырга мәҗбүр итү өчен куллана торган төп схемаларттурында сөйләделәр. Бу хакта ТАСС яза.
Мошенниклар еш очракта моның өчен кешенең нинди дә булса онлайн-сервистагы аккаунтын ватып керүне имитацияли. Кешенең телефонына яки мессенджерына аның шәхси кабинетына кемдер керү турында ялган хәбәр килә. Текстта техник ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре белән сөйләшү өчен тизрәк күрсәтелгән номерга шалтыратырга кушалар.
Мондый хатлар – корбанга каршы планлаштырылган катлаулы психологик һөҗүмнең беренче адымы гына. Еш очракта моннан соң мошенниклар Дәүләт хезмәтләре, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) яки башка дәүләт органнары хезмәткәрләре исеменнән сөйләшә башлый, дип аңлаттылар ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз