news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенникларның эш эзләүчеләрне алдау схемасы турында кисәттеләр

Мошенниклар эш эзләүчеләргә эш яки стажировка тәкъдим итә һәм паспорт күчермәсен, ИНН, СНИЛС һәм хәтта банк карталары номерларын җибәрергә куша. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы, «Цифрлы Россия» партия проекты федераль координаторы Антон Немкин сөйләгән.

«Мошенниклар эш эзләүчеләргә эш яки стажировка тәкъдим итә һәм аларның шәхси мәгълүматларын урлый. Мондый схемалар хезмәт базары цифрлашкан чорда аеруча куркыныч, чөнки хәзер эш бирүчеләр белән аралашу күбесенчә онлайн режимда бара», - диде ул.

«Иң киң таралган схемалар уку узу, документлар рәсмиләштерү яки стажировкада катнашу өчен «алдан түләү» җибәрүне таләп итүне күздә тота. Кайвакыт корбаннарга «килешү рәсмиләштерү» өчен паспорт күчермәсен, ИНН, СНИЛС яки хәтта банк карталары номерларын җибәрергә кушалар. Аферистлар моны кешеләрнең шәхси мәгълүматларын һәм акчаларын урлау өчен куллана», - дип сөйләде парламентарий.

Депутат сүзләренчә, тәҗрибә булу таләп ителмәгән һәм югары хезмәт хакы вәгъдә ителгән тәкъдимнәр очратканда аеруча сак булырга кирәк.

Ул эш бирүче турындагы мәгълүматны җентекләп тикшерергә, бәяләмәләр эзләп карарга, рәсми сайты һәм юридик адресы булу-булмавын белергә киңәш итте.

«Законнарны үтәүче эш бирүчеләр эшкә урнашу яки стажировка узу өчен акча сорамый. Дәүләт дәрәҗәсендә мондый мошенниклык схемаларын ачыклау һәм бетерү буенча эш алып барыла. Хокук саклау органнары һәм онлайн-платформалар шикле вакансияләрне блокировкалау һәм кулланучыларны яклау өчен инструментлар булдыра. Әмма иң беренче чиратта эш эзләүчеләр үзенә һәм үзенең игътибарлылыгына таянырга тиеш», - дип ассызыклады парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot