news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенникларга ышанып, 23 яшьлек татарстанлы 500 мең сумнан артык акчасын югалткан

Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләргә ышанып, ул кредитлар рәсмиләштерә, акчаларны «куркынычсыз хисаплар»га күчерә һәм аларга телефонына читтән торып керү мөмкинлеген бирә.

21 ноябрьдә зыян күрүчегә таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул берничә минут элек кыз акчаны башка илгә күчергән дип хәбәр итә һәм шуннан соң шалтыратуны банк хезмәткәренә «күчерә». Ялган хезмәткәр үз чиратында Казанда яшәүчегә шәхси мәгълүматларның башка затларга билгеле булуын, шуңа күрә банклардагы булган шәхси кабинетларның берничә версиясен булдырырга һәм «куркынычсыз хисаплар»га акча күчерү өчен «ялган кредитлар» рәсмиләштерергә кирәклеген әйтә.

Аферистлар шулай ук кыздан гаджетка читтән торып керү өчен телефонына кушымта урнаштыруны сорый. Дәлилләргә ышанып, ул күрсәтмәләрне үти. Шуннан соң смартфон экранында банк кушымталары мөстәкыйль рәвештә ачыла башлаган, алар аша мошенниклар кредитлар рәсмиләштергән һәм акчаларны таныш булмаган хисапларга күчергән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Икенче көнне иртән җинаятьчеләр янә кызга шалтыратып, банк бүлекчәләренә барырга һәм берничә кредит рәсмиләштерергә, ә алынган акчаларны алар кушкан банк хисабына күчерергә кирәклеген әйткән. Зыян күрүче аферистлар күрсәтмәләрен үти һәм тагын ике кредит рәсмиләштерә. Вакыт узгач, кыз алданганын аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. «Танкодром» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100