Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ялган штрафлар җибәрә башлаган
Аферистлар россиялеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ялган штрафлар җибәрәләр. Әмма аларны берничә билге буенча танырга мөмкин, дип ышандырдылар хокук саклаучылар.
Әйтик, әгәр штраф турындагы карарлар һәм квитанцияләр электрон почта яки мессенджер аша килсә, бу алдакчыларның хәйләсе. Әлеге штраф «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетка килә яки ЮХИДИ сайтында чагыла.
Моннан тыш, штраф түләү өчен банк реквизитлары белән бланк-квитанциягә дә игътибар итәргә кирәк. Штраф турындагы әлеге квитанциядә һәрвакыт Федераль казначылык идарәсе күрсәтелгән. Ялган квитанциядә «штраф алучы» графасында түләү электрон системасының счеты күрсәтелгән. Кеше мондый штрафны түләгәндә, ул фактта мошенникларга акча күчерә, ди ТАСС.
Дәүләт автоинспекциясеннән штраф 20 яки 25 цифрдан торган уникаль исәпләү идентификаторын (УИН) үз эченә ала. Аның буенча рәсми базаларда бурычның булуын тикшерергә мөмкин. Әгәр дә УИН булмаса, җибәрелгән квитанция ялган була, дип яза агентлык.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз