news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар ялган сайтлардан Казан циркына билет сата башлаган

Мошенниклар Казан циркы тамашаларына билет сату өчен ялган сайтлар ясый башлаган. Соңгы вакытта аферистларның сатып алучыларны алдауның берничә очрагы теркәлгән.

«Татар-информ»га циркның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу сайтларда тамашачыларга рәсми бәядән 2-3 тапкырга кыйммәтрәк билетлар, тамашага керү мөмкинлеге бирми торган ялган электрон билетлар, ташламалар турында ялган мәгълүмат тәкъдим итәләр. Мәсәлән, ялган сайтларда 3 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала дигән мәгълүмат булырга мөмкин, әмма Казан циркындагы тамашаларны 5 яшькә кадәрге балалар бушлай карый ала һәм аларга аерым урын бирелми.

Казан циркы билетларны бары тик тикшерелгән һәм рәсми каналлардан гына сатып алырга киңәш итә. Болар:

– Казан дәүләт циркының рәсми сайты;

«Яндекс Афиша» платформасы;

«Кассир.ру» сервисы;

– Казан циркының Телеграмдагы ярдәмче-боты.

Мошенниклар сайтын ничек танырга?

– Төгәл контакт мәгълүматлары булмау яки булмаган телефон номерларын күрсәтү;

– Юридик зат турында мәгълүмат һәм рәсми документлар булмау;

– Объектив сәбәпләрсез бәянең артык түбән яки югары булуы;

– Физик зат картасына яисә электрон янчыкка алдан акча түләүне таләп итү;

– Сайтның дизайны һәм контенты рәсми сайтныкын тулысынча кабатлый, әмма хаталары һәм төгәлсезлекләре була.

news_right_1
news_right_2
news_bot