news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар WhatsApp аша алдауның яңа ысулын тапкан

Мошенниклар WhatsApp кулланып, аккаунтка керү мөмкинлеге алу өчен мессенджерның «куркынычсызлык хезмәте» хезмәткәрләре булып, алдау схемасын куллана башлаган. Бу хакта Mash Telegram-каналына сылтама белән «Российская газета» яза.

Җинаятьчеләр «иминлек хезмәте» булып кыланып кулланучыларга кушымтаны блоклау белән яный, аккаунт иясе булуны раслау өчен «коткару кодын» әйтүне таләп итә.

Чынлыкта исә, күрсәтелгән код аларга аккаунтка керер өчен кирәк, диелә хәбәрдә.

Код алган очракта мошенниклар профильгә керә, парольне үзгәртә һәм корбан исеменнән контактларга акча күчерү үтенече белән хат җибәрә.

Җинаятьчеләр төрле сәбәпләр яза, тик ешрак бу якын кешеләрнең янәсе авариягә эләгүе.

news_right_1
news_right_2
news_bot