Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар Үзәк банкның яңа кагыйдәләрен алдау өчен куллана башлаган
Мошенниклар РФ Үзәк банкының шикле түләүләргә яңа критерийлар кертү карарын үз файдаларына куллана башлаган. Бу хакта «Мошеловка» халык фронты платформасы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«2026 елның 1 гыйнварыннан Үзәк банк шикле операцияләрнең алты өстәмә билгесен кертте. Мошенниклар моны инде ике төп сценарийда куллана», - диелә хәбәрдә.
Белгечләр кисәткәнчә, беренче очракта җинаятьчеләр банк яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәрләре булып шалтыраталар һәм яңа кагыйдәләр сылтавы белән «куркынычсызлык өчен» телефон номерын раслауны сорыйлар. Икенче бер хәйлә – бу кагыйдәләр аркасында счетны блокировкалау турында хәбәр итү һәм аны «разблокировкалау» өчен SMS кодны атарга яки акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә мәҗбүр итү.
Экспертлар ассызыклаганча, банклар да, «Дәүләт хезмәтләре» дә беркайчан да телефоннан кодлар, парольләр хәбәр итүне яки акча күчерүне сорамый. Счетлар белән теләсә нинди проблеманы карта артында яки сайтта күрсәтелгән рәсми номерлар буенча гына хәл итәргә кирәк
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз