news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил исеменнән шалтыратырга мөмкин

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада яшәүчеләрне, янәсе, аның исеменнән шалтыратучы мошенниклар турында кисәтте.

«Мошенниклар, үзләрен Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дип таныштырып һәм, янәсе, үткәрелә торган тикшерүгә сылтама ясап, гражданнарга минем исемнән шалтырата. Минем алай шалтыратканым юк», - дип хәбәр итте Сабурская.

Мондый шалтырату килсә, аферистларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә ярамый һәм аларның үтенечен үтәргә кирәкми, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot