Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар салым органнары исеменнән ялган сылтамалар җибәрә башлаган
Мошенниклар Федераль салым хезмәте исеменнән ялган сылтамалар җибәрә башлаган. Эчке эшләр министрлыгы шул хакта кисәтте, дип яза «Российская Газета».
Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, кешегә мессенджер аша ялган салым хезмәтеннән хат килә. Анда, ашыгыч төстә салым исәпләвен тикшертергә кирәк, диелә. Ә инде бөтен нечкәлекләренә төшенү өчен сылтама аша күчәргә тәкъдим ителә.
Сылтама исә Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына охшаш ялган сайтка кертеп җибәрә. Анда авторизацияләнүне, әйтик, телефонга смс-хәбәр белән килгән кодны кертүне сорыйлар. Шуннан соң экранда Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтны ватканнар, дигән хәбәр һәм «техник ярдәм» номеры чыгарга мөмкин. Чынында бу телефон мошенникларның колл-үзәгенә тоташтырылган. «Кармак»ка эләккән кешене куркыталар, шалтыратырга мәҗбүр итәләр. Шуннан соң мошенниклар кредит алып, акчаны үзләренә тапшыруны сорыйлар. Кайвакыт сылтама вирус булып чыга: ул банк кушымталары логиннарын, парольләрен урлый.
Эчке эшләр министрлыгында кисәтеп әйтелгәнчә, салым турында мәгълүматларны фәкать Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы яки ведомство кушымтасындагы шәхси кабинет аша гына барларга кирәк. Моннан тыш ведомствода мессенджерлар аша килүче сылтамаларга кермәскә, шикле сайтларда шәхси мәгълүматларны калдырмаска чакыралар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз