news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар россиялеләрнең акчасын урлау өчен Президентның ялган сайтын ясаган

Мошенниклар ялган мәгълүмат тарату өчен Россия Президентының фейк сайтын ясаган. Бу хакта РИА Новости F6 компаниясе аналитикларына сылтама белән хәбәр итә.

Аферистлар анда гражданнарга атна саен 150 мең сумнан башлап акча вәгъдә итә. Шул ук вакытта ресурс үзе рәсмигә охшамаган, ә ялган карар тәкъдим ителгән хәбәрдә конкрет дата да, номер да юк.

Трафикны ялган ресурска җәлеп итү өчен җинаятьчеләр төрле платформаларда реклама куллана, шул исәптән рәсми сайтлар, мобиль кушымталар һәм социаль челтәрләр, шулай ук электрон почта аша спам-хатлар тарата.

F6 белгечләре гражданнарны уяу булырга, тикшерелгән чыганакларга гына ышанырга, интернет-ресурсларны игътибар белән өйрәнергә һәм чит кешеләрдән алынган сылтамалар буенча күчмәскә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot