news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар пенсионерларны алдый торган өч төп схема билгеле

Мошенниклар, нигездә, пенсионерларны алдау өчен өч схема куллана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ВТБ аналитикларына сылтама белән хәбәр итә.

Пенсионерларга барлык мошенниклык һөҗүмнәренең яртысына якыны өч сценарий («пенсияне яңадан исәпләү», «торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар», «мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштерү») буенча башкарыла.

Беренче очракта мошенниклар телефон аша пенсияне яңадан исәпләргә һәм арттырырга вәгъдә итә һәм шундый сылтау белән корбанның банк счетларын белә, икенчесендә исә торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташламалар вәгъдә итә, нәтиҗәдә бернидән дә шикләнмәгән пенсионерга кредит «элеп куя».

Өченче схема вакытында аферистлар мәҗбүри медицина иминияте полисын ашыгыч рәвештә «озайтырга» ышандыра, әмма чын максатлары шул ук – счетны бушату һәм чит кешегә кредит рәсмиләштерү өчен банк кушымтасына яки «Дәүләт хезмәтләре»ндәге кабинетка ачкыч табу.

Шул ук вакытта, мошенниклар үзләрен социаль фонд, Сәламәтлек саклау министрлыгы яки банк хезмәткәре дип таныштырырга мөмкин, дип кисәтте белгечләр.

Элегрәк Саклык банкының идарә рәисе урынбасары Станислав Кузнецов кешегә мошенник шалтыратуын дәлилли торган биш төп сүз һәм гыйбарәне санап үткән иде.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, хокук саклау органнары һәм Үзәк банк хезмәткәрләре исеменнән акчаны, имештер, куркынычсыз счетка күчерү үтенече белән шалтыратулар мошенниклар куллана торган иң актуаль схемалар булып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100