Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мошенниклар хәрби операциягә ярдәм җыю турында ялган мәгълүмат тарата башлаган
Кешеләр төрле банклардан бер хезмәткә автомат рәвештә тоташкан очракта счеттан ай саен, имештер, махсус хәрби операция ихтыяҗларына акча тотып калыначагы турында мәгълүмат белән хәбәрләр ала башлаган.
Алга таба хәбәр ителгәнчә, бу хезмәттән баш тарту өчен хәбәрдәге сылтама буенча күчәргә кирәк. Әмма сылтама буенча күчкән вакытта кешеләрнең счетлардагы акчаларыннан колак кагу куркынычы бар.
Өстәвенә, телефонга хуҗасы турында теләсә нинди шәхси мәгълүматны (фото, хат язышу яки паспорт мәгълүматлары) тапшырырга сәләтле зарарлы программа урнаштырылырга мөмкин.
Татарстан прокуратурасы кисәткәнчә, мондый хәбәрләр алган очракта банкның кайнар элемтәсенә шалтыратырга яки якындагы бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз