news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар Менделеевск районы башлыгының ялган аккаунтын ясаган

Мошенниклар Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляевның ялган аккаунтын ясаган. Хакимият башлыгы телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.

Аферистлар WhatsApp аккаунтыннан яза, шулай ук район җитәкчесенекенә охшаган тавыш белән тавышлы хәбәрләр яздыра. Мошенниклар, имештер, Федераль иминлек хезмәтендә эшләүче ниндидер Семенов белән сөйләшүне үтенә. Шуннан соң аферистлар, телефоннан шалтыратып, акча күчерүне таләп итә.

«Бу көне буе дәвам итә. Зинһар, игътибарлы булуыгыз!» - диде Радмир Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot