Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар Мәскәүдә яшәүче пенсионерның 18 миллион сум акчасын урлаган
Мәскәүдә пенсионер хатын-кызның домофон ачкычын алыштыру сылтавы белән 18 миллион сум акчасын урлаганнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәскәү прокуратурасына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 75 яшьлек хатын-кызга, янәсе, идарәче компаниядән билгесез кеше шалтыратып, ишекләрне һәм домофон ачкычларын алыштыру кирәклеге турында хәбәр иткән, аннары пенсионер аңа СМС-хәбәрдәге кодны әйткән.
Шуннан соң хатын-кызга финанс структурасыннан «белгеч» шалтыратып, аның Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтын ватулары турында хәбәр иткән. Аннары аңа ялган финансистлар шалтырата башлаган һәм хатын-кызга салым инспекциясендә шәхси счетын ашыгыч рәвештә яңартырга кирәк, дип әйткән. Мошенникларга ышанып, пенсионер аларга саклык акчалары турында сөйләп биргән, һәм бөтен акчасын банктагы счетыннан алып, курьерларга тапшырган.
Җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз