Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мошенниклар яңа алдау ысулы уйлап тапкан
Акча караклары Россия кешеләрен телефон аша алдауның яңа ысулын куллана – шалтыраткан вакытта алар гражданга кредит алуга биргән заявкасын Россия Банкы хуплавын әйтә. Бу хакта РИА новости хәбәр итә.
Мошенниклар гражданнарга шалтырата һәм аларның исеменнән кредитка гариза бирелүен әйтә, имеш ул Үзәк банк тарафыннан хупланган һәм барлык кредиторларга җибәрелгән. Шул ук вакытта сөйләшү вакытында алар әңгәмәдәштән аның счетында күпме акча ятуын һәм нинди банкларда хезмәт күрсәтелүе турында мәгълүмат алырга тырыша.
«Мошенниклар еш кына Үзәк банк дип сөйли, чөнки ул ышаныч уята», – дип билгеләп үтә эксперт — адвокат һәм «Правовая группа» оешмасы партнеры Владимир Шалаев.
Россия Банкында шулай ук җинаятьчеләрнең соңгы вакытта регулятор исеме кергән схемаларны ешрак куллана башлавын сөйләделәр. Мәсәлән, мошенниклар үзләрен «Үзәк банк хезмәткәрләре» дип таныштыра, «акчаны Үзәк банктагы махсус «куркыныч янамый торган» счетка күчерергә» тәкъдим итә ала.
Моңарчы Татарстанның күп функцияле үзәге мошенникларның телефон аша кодлар һәм парольләр соравы турында да кисәткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз