news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар кешеләрне эшкә урнаштыру тәкъдиме белән алдый башлаган

Мошенниклар зур компанияләргә, дәүләт оешмаларына һәм Үзәк банкка вакансияләр турында интернетта игъланнарны еш урнаштыра башлаган.

Анкета ярдәмендә мошенниклар кешеләрнең шәхси мәгълүматын һәм банк белешмәләрен кулга төшерә. Соңыннан элемтә урнаштыру һәм үзләренә җәлеп итү өчен кандидатларны әңгәмәгә чакыра.

Ялган эш бирүчеләр әңгәмәне дистанцион рәвештә уздыра. Кешеләр бернидән дә шикләнмәсен өчен алар кандидатның һөнәри күнекмәләре турында сораулар бирә, компания һәм вазифалар турында сөйли.

Ахыр чиктә, аферистлар кешедән акча күчерүне сорый. Монда дәлилләр төрле булырга мөмкин, алар «вазифага» һәм оешманың спецификасына бәйле: уку, медицина тикшеренүе узу яки махсус кием сатып алу, хезмәт хакы күчерү өчен банк картасының актуальлеген раслау, киберҗинаятьчеләрне тоткарлау өчен булырга мөмкин.

Әгәр стажировка үтәр алдыннан нәрсәдер өчен акча түләргә сорыйлар икән, мондый тәкъдимнән баш тартырга кирәк дип кисәтә Россия Банкы.

Чын эш бирүчеләр банк мәгълүматлары җыймый һәм кандидатлардан нинди дә булса операцияләрдә финанслар белән катнашуын сорамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot