news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар Казанда яшәүче ир-атны домофон алыштырырга тәкъдим итеп 800 меңгә алдаган

Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат 800 мең сум акчасыннан мәхрүм калып, мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, ир-атка билгесез кеше шалтыраткан, аның йортында домофоннар системасын яңартырга җыенулары турында хәбәр иткән. Яңа ачкыч алу өчен, ир‑аттан СМС-хәбәр белән килгән кодны әйтүне таләп иткәннәр.

Казанлы кодны әйткән, шуннан соң аның белән дәүләт ведомствосының ялган хезмәткәре элемтәгә кергән. Телефон аша җинаятьче тапшырылган код аркасында ир-атның дәүләт хезмәтләрендәге аккаунты ватылуын, ә акчалары куркыныч астында булуын белдергән. Һәм бу акчаларны югалтмас өчен, казанлыга акчаларны ашыгыч рәвештә махсус «саклана торган» счетларга күчерергә киңәш иткәннәр. Ир-ат хәйләгә бирешкән һәм аферист реквизитлары буенча 800 мең сум күчергән.

Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot