news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар, кәрәзле элемтә килешүен «озайтырга» күндереп, ир-атны 240 мең сумга алдаган

Казанда мошенниклар, 46 яшьлек ир-атны кәрәзле элемтә килешүен «озайтырга» күндереп, 240 мең сумга алдаган.

Ир-ат сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып үзен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырган һәм хезмәт күрсәтү килешүен озайту кирәклеге турында хәбәр иткән.

Аферист ир-атны СМС-хәбәрдәге кодны әйтергә күндергән. Шуннан соң ук икенче мошенник шалтыраткан һәм аферистлар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә ниятли, дип белдергән. Рөхсәтсез гамәлләргә юл куймас өчен, ул акчаны куркынычсыз счетка күчерергә киңәш иткән.

Мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, ир-ат 240 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot