news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән ялган телеграм-аккаунт ясаган

Мошенниклар телеграмда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ялган аккаунтын ясаган. Билгесез кешеләр аның исеменнән ялган хәбәрләр җибәрә. Депутат Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Хезмәттәшләр, игътибарлы булыгыз, ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән мошенниклар яза», - дип искәрткән ул.

Фото: © Фото: © t.me/EduardSharafiev

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100