news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар балалар телефоны аша әти-әниләренең акчасын урлау ысулын уйлап тапкан

Балалар һәм яшүсмерләрнең смартфоннарда һәм гаджетларда даими утыру гадәте еш кына киберҗинаятьчеләргә булыша. Яшүсмерләрнең ышанычына таянып, алар акча һәм ата-аналарының шәхси мәгълүматларына барып җитә, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «ИТ-Резерв» компаниясе директоры Павел Мясоедов. Бу хакта РИА Новости яза.

Кагыйдә буларак, моның өчен уен чатлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм яшьләрнең олылардан ябылган башка аралашу чатлары кулланыла. Аннары җинаятьчеләр бала белән ышанычлы мөнәсәбәт булдыра. «Нәтиҗәдә балалар мошенникларга акча күчерә ала, гаилә турында яшерен мәгълүматны тапшыра ала һәм хәтта балаларның тирә-юньдәгеләргә карата агрессив гамәлләр дә кыла ала», - дип кисәтте белгеч.

Балалар гаджетларына еш кына вируслар урнаштыралар һәм алар аша олыларның банк карталары мәгълүматларын ачыклыйлар. Баланың үзен дә куркыта алалар. Мәсәлән, бушлай уеннар ярдәмендә аның телефонына вирус урнаштыралар һәм «штраф» түләргә кушалар яисә гаджетын блокировкалыйлар да, телефонны янәдән куллану мөмкинлеге булсын өчен акча күчерергә кушалар. Моны булдырмас өчен, телефонда антивируслар кулланыгыз, дип кисәтте белгеч

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100