news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар, арзан бензин вәгъдә итеп, Түбән Кама кешесенең 120 мең сум акчасын урлаган

Түбән Камада яшәүче кеше, арзан бензин сатып алырга тәкъдим иткән сылтама аша үткәч, 120 мең сум акчасыннан мәхрүм булган. Бу хакта «Татар-информ»да мошенникларга каршы көрәш темасына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсендә эчке эшләр органнарында тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов сөйләде.

«Түбән Каманың хокук саклау органнары зарарлы программа тәэминаты кулланып акча урлау очракларын теркәде. Зыян күрүче, Түбән Камада яшәүче ир-ат, интернетта бензинны арзан бәягә сатып алырга тәкъдим иткән сылтаманы күреп алган», – дип сөйләде ул.

Белдерүдә күрсәтелгән сылтама аша үтеп, Түбән Кама кешесе куллану җайланмасына зарарлы программа керткән. Берникадәр вакыттан соң, берни сизенмәгән ир-атның банк картасыннан 120 мең сум акча юкка чыккан.

Алмаз Фәттахов шулай ук явыз ниятлеле мошенникларның вазгыятькә тиз яраклашуын һәм гражданнарны алдау өчен үткен социаль темаларны куллануын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot