Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар Әлмәт яшүсмереннән якынча 2,5 млн сум акча урлаган
Әлмәттә яшүсмер мошенниклар тозагына эләгә һәм аларга бөтен гаилә акчаларын бирә. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».
Башта җинаятьчеләр үзләрен мәктәп хезмәткәрләре дип атыйлар һәм парольне сорап алалар, аннары хокук саклау органнары вәкилләре булып кыланалар. Алар 14 яшьлек малайга аның әти-әнисе халыкара җинаятьтә катнашканлыгын хәбәр итәләр. Яшүсмер ышанган, әти-әнисенең акчаларын җыйган, аларны банк счетларыннан алган һәм мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән.
Яшүсмер төне буе банкоматлар буйлап йөргән, акчаны алып, күрсәтелгән счетларга күчергән. Иртән әти-әни улларының югалуын ачыклаган һәм полиция чакырткан.
Гомуми зыян 2,4 миллион сум дип бәяләнә. Җинаятьчеләргә каршы «оешкан төркем тарафыннан йә аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз