Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар грипптан соң шифаханәләрдә бушлай реабилитация тәкъдим итә башлаган
Мошенниклар россиялеләргә шәхси мәгълүматларына һәм банк карталары белешмәләренә ия булу өчен грипптан соң «шифаханәләрдә бушлай реабилитация» тәкъдим итә башлаганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Халык фронтының «Мошеловка» платформасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Экспертлар әйтүенчә, җинаятьчеләр кәрәзле һәм өй телефоннарына, күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләргә шалтырата. Алар кешегә салкын тидереп авырганнар яки грипп кичергәннән соң бушлай тернәкләндерү каралган, дип раслый һәм мәҗбүри медицина иминияте, СНИЛС полисы мәгълүматларын раслауны сорый.
Шуннан соң мошенниклар иминият депозиты сылтавы белән банк картасы реквизитларын соратып алырга яки «дистанцион консультация» өчен программа урнаштырырга тәкъдим итәргә мөмкин. Чынлыкта бу троян программасы булып чыга.
Мошенниклар авырган кешеләргә максатчан рәвештә мөрәҗәгать итә – грипп киң таралган чорда кешеләр чирдән арый һәм «дәүләт программасы буенча түләүсез реабилитация» вәгъдә итүчеләргә җиңелрәк ышана.
Белгечләр искәрткәнчә, мәҗбүри медицина иминияте буенча реабилитацияне дәвалаучы табиб кына билгели ала. Гражданнарга полис, СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын телефон аша таныш булмаган кешеләргә тапшырмаска киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз