Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар Татарстан пенсионерының 1,2 миллион сум акчасын урлаган
Түбән Камада яшәүче пенсионер мошенниклар корбаны булган. Ир-ат 1,2 миллион сум акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Пенсионерга билгесез хатын-кыз шалтыратып, үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионерга, янәсе, ике ел стажын исәпләп бетермәгәннәр һәм хәзер аңа 2 000 сум күләмендә өстәмә акча тиеш, дигән. Хатын-кыз пенсионерга, документлар җыеп, бүлеккә килергә кушкан.
Шуннан соң олы яшьтәге кешегә үзен юрист дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Ул пенсионерга аның белән аралашкан хатын-кызның мошенник булуын әйткән. «Юрист» пенсионерның саклык акчалары куркыныч астында булуын искәрткән, аларны саклап калу өчен счетлардан акча алырга һәм «декларацияне ышанычлы вәкил аша үткәрергә» кирәк дип белдергән.
Зыян күрүче банкта счеттан акча алуны сорап гариза язган. Банк хезмәткәрләре пенсионерга аны мошенниклар алдарга мөмкин дип кисәтсә дә, ир-ат аларның кисәтүенә колак салмаган: акча балаларга бүлеп бирү өчен кирәк, дигән. Икенче көнне ир-ат кассадан 1 272 500 сум акча алган, шуннан соң аны пакетка салып, паркта таныш булмаган кешегә тапшырган.
Мошенниклар акчаны берничә көн эчендә кайтарып бирергә вәгъдә иткән. Тиешле датаны көтеп җиткереп тә, вәгъдә ителгән акчаны алмагач, пенсионер банкка мөрәҗәгать иткән. Банкта аның мошенниклар тозагына эләгүен әйткәннәр.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз