news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар, Казанда яшәүче хатын-кызга бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим итеп, акчасын урлаган

Мошенниклар Казанда яшәүче хатын-кызга йөрәгенә бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим итеп акчасын урлаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Аферистлар Казанда яшәүче пенсионер хатын-кызга шалтыраткан һәм йөрәгенә бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим иткән. Кабул итүгә язылу өчен СМС белән килгән кодны атавын сораганнар. Соңыннан инде җайга салынган схема буенча эш иткәннәр: аны Украинаны финанслауда гаепләргә мөмкиннәр дип куркыта башлаганнар. Җинаятькә катнашы булмавын раслау өчен, пенсионер хатын-кызга, янәсе, өендә саклаган акчаларына экспертиза үткәрергә кирәк булган. «Экспертиза» уздыру өчен акчаны курьерга – күчмә инкассаторга тапшырырга тәкъдим иткәннәр», – дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

news_right_1
news_right_2
news_bot