Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар, кайнар суны бетерү турында ялган графиклар таратып, Татарстан халкын алдый
Мошенниклар фишинг сайтына хәйләләп кертү өчен кайнар суны бетерү исемлеге урын алган сылтамалар җибәрә башлаган. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев бүген «Татар-информ» агентлыгында мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы тору чараларына багышланган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Мошенниклар сезонга карап активлаша. Мәсәлән, язын алар чәчәкләр китерү ысулын куллана: имештер, курьер шалтырата һәм СМС буенча килгән кодны атауны сорый, ул чынлыкта Дәүләт хезмәтләренең коды булып чыга. Бүген мошенниклар шулай ук үз хәйләләре өчен мәгълүмати сылтаулар сайлый. Кызганычка күрә, безнең гражданнар алданганнарын да сизмичә сылтамалар буенча күчә. Әйтик, янәсе, идарәче компаниядән кайнар суны бетерү графигына сылтама белән хәбәр килергә мөмкин. Институтка кергәндә һәм башка сезонлы сәбәпләр аркасында да шундый ук хәбәрләр килүе ихтимал. Уяу булыгыз», - дип сөйләде ул.
Сылтама буенча күчкәндә, кеше мошенникларның фишинг сайтына эләгә, аның аша кулланучы җайланмасына вирус керергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз