Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 500 мең сум кредит алып биргән
Узган атнада Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызга таныш булмаган кеше шалтыраткан, ул үзен полицейский дип таныштырган. Ул сөйләгәнчә, берникадәр вакыт элек кыз башка илгә акча күчергән.
Шуннан соң кыз белән сөйләшүне, янәсе банк хезмәткәре дәвам иткән. Ул хәбәр иткәнчә, аның турында мәгълүмат читкә чыккан һәм хәзерге вакытта кыз акчаны куркыныч янамый торган счетларга күчерү өчен берничә «фейк кредит» рәсмиләштерергә тиеш. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Аферист шулай ук кызга үз телефонына берничә кушымта урнаштыруны сораган. Бу аңа кызның телефоны белән читтән торып идарә итү өчен кирәк булган. Банкның ялган хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәп, кыз телефон экранында банк кушымталары ачыла башлавын күргән: алдакчы кредитлар рәсмиләштергән һәм аларны ниндидер счетларга күчергән.
Икенче көн иртән кызга кабат аферист шалтыраткан. Ул кызның үзенә тагын берничә кредит рәсмиләштерергә һәм алынган акчаны үзе сораган счетларга күчерергә кирәк, дип хәбәр иткән. Шулай итеп, кыз тагын ике займ алган һәм аферистларга акча җибәргән.
Аннары кыз мошенникларның корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Барлыгы ул аферистларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз