Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда тарихи Яңа Бистә мәчетенең торгызылган манарасына ай куелды
Бүген Казанда 1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетенең («Ак мәчет») торгызылган манарасына ай куелды. Яңә бистә («Ак мәчет») мәчете – мөселманнарга кайтарылган соңгы тарихи мәчет.
- «Ак мәчет» – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Ул болгар, татар халык архитектурасын үз эченә алып, классицизм архитектурасы элементларын кулланып төзелгән.
«Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә, төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә аңа шундый ук сыйфатта җәннәттә йорт бүләк итәр», – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин манарага айны кую тантанасында.
«Бүгенге көндә республикада дини билгеләнештәге биш йөзгә якын мәдәни мирас объекты бар. Һәр объект безнең өчен кадерле. Бу мәчетне реставрацияләү эше узган ел гына башланды. Шунысы куанычлы, әлеге проект бюджет акчасына түгел, ә бары тик хәйрия акчаларына гына тормышка ашырыла. Проект һичшиксез кыйммәт, реставрация арзан була алмый. Реставрация процессында безгә мөселман кануннарын, архитектура буенча таләпләрне үтәү генә түгел, ә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы ишегалды, ашау өчен бүлмәләр, тәһарәтханә булдыру да мөһим иде», – диде мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин.
Мәчет озат вакытлар дәвамында ташландык хәлдә була, 2023-2024 елларда мәчеттә ремонт-төзекләндерү эшләре башкарыла. Совет чорында мәчет бинасында кызлар мәктәбе булдырыла, һәм, әлеге бинага өстәп, тагын бер бина төзелә, әмма сүз мәчетне беренчел рәвештә торгызу турында бару сәбәпле, әлеге өстәмә бинаны сүтү карары кабул ителә.
Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы 542 квадрат метр. Ул ике катлы: икенче катта ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина да бар. Анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урнаштырылган.
Мәчетнең имам-хатыйбы итеп Россиядә беренче тапкыр Коръән мәгънәләрен татарчага тәрҗемә итү авторы буларак танылган, Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Сәлмән билгеләнде.
Аның сүзләренчә мәчетнең ачылышы сентябрь ахыры – октябрь башына планлаштырыла. «Хәзерге вакытта Мәүлид ае бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нәкъ әлеге айда туган, шуңа күрә без мәчетне Мәүлид аенда ачырга ниятлибез», – диде Фәрид хәзрәт.
«Күренекле дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча, хәзерге мәчет урынында 1741 елда ук агач мәчет төзелгән булган. Ул мәчетнең исеме халыкның хәтерендә «Ишкәй мулла» мәчете дип истә калган. Унҗиденче гасырда Казанда мәчетләр калмый диярлек, шуңа күрә 1740нчы елда агач мәчет бурау – бик олы эш була. Шуннан соң Екатерина II нең Казанга сәфәре була, һәм шунда ул: «Мөселманнар да минем кул астымда булган колларым», – ди, һәм таш мәчетләр салырга рөхсәт бирә. Мәрҗани, Апанай мәчетләре салынгач, монда да Ракый бай исемле кеше үзенең малына 1801-1805 еллар аралыгында таш мәчет төзетә, ул соңрак Зур Таш мәчет дип йөртелә башлый», – дип, искә алды мәчетнең тарихын Фәрид хәзрәт Сәлмән.
- 1904-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ислам мәҗәлләсе” журналы мөхәррире Кәшшафетдин Тәрҗеманов эшли. 1928 елда мәчет ябыла һәм, алда әйтелгәнчә, мәчет бинасында кызлар өчен мәктәп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз