Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселманнарга ураза тоту урынына ярлыларны ашатырга ярыймы икәнен аңлаттылар
Мөселманнар сәбәпсез уразасын калдыра һәм аның урынына мохтаҗларны ашата алмый. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган фәтвада әйтелә.
Бары тик сәламәтлек хәле сәбәпле ашау һәм эчүдән тыелып тора алмаган мөселманнарга гына ураза тоту урынына мохтаҗларны ашатырга рөхсәт ителә. Бу, мәсәлән, табиб кушканча даими рәвештә дарулар кабул итәргә мәҗбүр булган дин тотучылар.
Әгәр кешенең ураза тотмаска җитди сәбәбе юк икән, ул аны тотарга тиеш. Мохтаҗларны ашатуга килгәндә, ураза тотучыларга ярлыларны ашатырга киңәш ителә, чөнки ул моның өчен зур савап ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз