news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар православие христианнарын Раштуа бәйрәме белән котлый

Православие динен тотучыларга Россия ислам оешмалары җитәкчеләре Раштуа бәйрәме уңаеннан котлау хатлары юллады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Безгә илнең миллионлаган православие җәмгыяте белән яхшы мөнәсәбәтләр бик кадерле. Россия мөселманнары чын күңелдән православие динендәге кардәшләребезне бу бәйрәм белән котлый. Аларга сәламәтлек, бәхет, Ватаныбызда тотрыклылык һәм игелек телибез», – диде РФ Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйззәтуллин.

Православие динендәгеләргә Раштуа бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнары Үзәк Дини җыены рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов тынычлык һәм иминлек теләде. «Күпсанлы ислам җәмәгатьчелегеннән котлауларны кабул итегез. Россиянең традицион конфессияләре дуслыгы киләчәктә дә ихлас һәм чын күңелдән булыр, дип ышанам», – диде Крганов.

Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге җитәкчесе Исмаил Бердиев үз котлавында: «Без, мөселманнар, дус конфессияләрнең дини традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм истәлекле бәйрәмнәрен белергә һәм аларга изге теләкләр юлларга тиешбез», – дип белдерә.

Ислам эшлеклесе сүзләренчә, аның исеменнән котлау хатлары «иртәдән үк» Смоленск һәм Калининград митрополиты Кириллга һәм Ставрополь һәм Владикавказ архиепискобы Феофанга җибәрелгән.

«Православие динендәге кардәшләребезгә авыр көннәрдә дә, бәйрәм көннәрендә дә ярдәм итүне бурычым дип саныйм. Шулай ук башка дин кардәшләремне дә шулай эшләргә чакырам», – дип йомгаклады сүзен Төньяк Кавказ мөселманнары башлыгы Бердиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100