Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары грантлар алды
Болгарда узган «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча иң перспективалы стартапларның 20 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектларны сайлап алганда жюри түбәндәге критерийларны исәпкә алды: идеянең актуальлеге һәм социаль әһәмияте, аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, чараларның проектның максатларына һәм бурычларына туры килүе, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, инновациялелек һәм уникальлек, бюджетның чынбарлыкка туры килүе һәм планлаштырыла торган чыгымнарның нигезле булуы.
Иң уңышлы проектлар булып түбәндәгеләр танылды:
1) «Сәламәт өммәт: Йошкар-Ола шәһәре җирле дини оешмасы каршында балалар лагере өчен интерактив савыктыру-спорт программасы»;
2) «Уралда мөселман яшьләре форумы: дини-мәгърифәт форумы»;
3) «Шифа: онкология үзәгендә җомга очрашулары»;
4) «Мәдәни күпер: Кострома Мемориаль мәчете базасында яшьләр мәдәни үзәге»;
5) «Тере агач: ир-ат остазлыгына басым ясап, балта остаханәсе»;
6) «Авыр яшүсмерләр өчен чүлмәкче остаханәсе»;
7) «Нур: «Әниләр» мәчете каршында кызлар өчен җәйге үсеш лагере»;
8) «Гыйлем: мөселман укучылары өчен татар теленнән атналык түгәрәк»;
9) «Яшь блогер мәктәбе: яшүсмерләр өчен белем бирү программасы»;
10) «Чәчәк тыны: ислам эко-открыткалары»;
11) «Рөхсәт ителгәнне сайлап алу: хәләл финанс карарларының бердәм системасы»;
12) «Беренче адым: дини тормыш белән яңа гына яши башлаган мөселманнар өчен программа»;
13) «Икенче яшьлек: өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлары өчен социаль-савыктыру клубы»;
14) «Тарту ноктасы: Иске Ашир авылы мәчете каршында спорт ишегалды»;
15) «Мөселманнар өчен өстәл уены»;
16) «Мәгариф лигасы: ислам гыйлемнәрен саклау һәм тарату буенча медиапроект»;
17) «Өммәт: ир-атлар остазлар тарафыннан алып барылучы яшьләр клубы»;
18) «Дуслар: мөселман җәмәгатьчелеге өчен бердәм кушымта»;
19) «Kalimati: лексикографик платформа»;
20) «Мөселман кешесе формуласы».
Исегезгә төшерәбез, «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумы 2026 елның 19-26 июлендә Болгар шәһәренең тарихи-этнографик музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалы шәһәрчектә узды. Әлеге чарада Россиянең 13 төбәгеннән 130 яшь егет һәм кыз катнашты. Форумны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Чараны уздыруда шулай ук Болгар ислам академиясе дә ярдәм итте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте барлык партнерларга әлеге чарага ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз