news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләренең Бөтенроссия форумында катнашучылар социаль проектлар тәкъдим итте

Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында мөселман яшьләренең Бөтенроссия форумы үз эшен дәвам итә. Кичә форумда катнашучылар үзләренең социаль башлангычларын тәкъдим итте. Алар үзләренең проектларын Россия өммәте ихтыяҗларын исәпкә алып эшләгән.

«1100-еллык форумы»нда чит илләрдән һәм Россиянең төрле почмакларыннан 200гә якын 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша. Алар Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Екатеринбург, Тубыл һәм Чабаксардан, Кемерово, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән, Самара, Новосибирск, Волгоград, Ижевск, Пермь, Уфа, Чиләбе, Первоуральск һәм илебезнең башка шәһәрләрдән, шулай ук Казахстан һәм Мисыр кебек чит илләрдән килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә уза. Җыенны оештыручылар – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән бергәлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Җыен программасы 3 төрле чарадан - тарихи, дини һәм проектлау өлешләреннән тора. Барлык лекцияләр, практикумнар, мастер-класслар, квестлар, экскурсияләр Россиядә Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә, яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыруга юнәлтелгән. 

Яшьләр белән очрашырга һәм аларның проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, мөселман мәгарифе өлкәсендә танылу алган белгечләр килде. 

Атна дәвамында белгечләр карамагына 100гә якын социаль башлангыч тәкъдим ителде. Алар арасында: интернет, кино, мәгърифәтчелек, инфраструктура, экология, спорт, хәйриячелек белән бәйле булган, шулай ук хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар. Алар арасыннан 17 иң яхшы проект сайлап алынды. Бүген шулардан 3 иң яхшы идея сайлап алыначак һәм акчалата премиягә – проектны гамәлгә ашыру өчен башлангыч капиталга лаек булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү иртәгә Форумның ябылу тантанасы барышында көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100