Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман яшьләре форумына Россиянең 13 төбәгеннән вәкилләр киләчәк
Быел Диния нәзарәтенең «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумына Россиянең 13 төбәгеннән 130 катнашучы киләчәк. Форум 2026 елның 19-26 июлендә Болгар шәһәренең тарихи-этнографик музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалы шәһәрчектә узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
19 июльдә (якшәмбе) Казанда Камал театрының камера залында форумны ачу тантанасы узачак. Рәсми ачылышта Татарстан Республикасы мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды рәисе урынбасары Алексей Петров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, Казан шәһәре Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов катнашачак.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Мөселман яшьләре форумы Россия мөселман яшьләре арасында иң популяр проектларның берсенә әверелде. Проект 11 ел дәвамында – 2015 елдан гамәлгә ашырыла, һәм бу вакыт эчендә анда ике меңнән артык кеше катнашырга өлгерде. 2022 елдан форум проектлар өстендә эшләве белән үзенчәлекле: хәзер әлеге масштаблы һәм популяр чарада катнашырга теләүче яшьләр грантлар конкурсында катнашу һәм тәкъдим итү өчен үзләренең социаль проектлары белән килергә тиеш. Дүрт ел эчендә социаль проектлар конкурсында 282 стартап катнашты, шулардан 69дан артык социаль башлангыч гамәлгә ашырылды. Алар арасында:
- «Хиджаб – цена свободы» документаль фильмы (Казан шәһәре);
- «Коран на кончике пальца» Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәтү проекты (Уфа шәһәре);
- мөселманнар өчен «НЕтрудный подросток» яшүсмерләр подкасты (Чаллы шәһәре);
- «Балалар – безнең киләчәгебез» рухи-әхлакый тәрбия курслары (Оренбург өлкәсе);
- «SalaPhone» намаз уку капсуласы (Санкт-Петербург шәһәре);
- ишетмәүче кешеләр телендә язылган «Ислам на жестовом языке» дип исемләнгән ислам терминнары җыентыгы (Мәскәү шәһәре);
- «Шаг к независимости» проекты – физик мөмкинлеге чикле кешеләрне эшкә урнаштыру (Әстерхан шәһәре);
- Кырым Республикасы мөселман яшьләре форумы (Симферополь шәһәре) һ.б.
Шулай итеп, Мөселман яшьләре форумы – белем бирү һәм коммуникатив мәйданчык, анда катнашучылар яңа белемнәр һәм компетенцияләр ала, үз идеяләрен тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ресурс ярдәме ала.
Быел укыту чаралары практик эшләр форматында узачак, аның барышында танылган экспертлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Алар проектны тиз эшләтеп җибәрү, финанслау табу, медиа аша башлангычны таныту һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәк.
Белем бирү чараларыннан тыш, программага тарихны өйрәнү, танылган дин белгечләренең лекцияләрен тыңлау, шулай ук төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларында катнашу кертелгән.
Социаль проектлар буенча лекцияләрне КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов һәм икътисад фәннәре кандидаты, «Ак Барс» банкы Корпоратив университеты бизнес-тренеры Әлфия Сафина укыр дип көтелә.
Форумның дини спикеры булып Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге баш белгече, китаплар авторы, күпсанлы конференцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашучы Мөхәммәдрәсул Гимбатов чыгыш ясаячак. Форум ислам динен тирәнтен өйрәнү, төрле төбәкләрдән җыелган кардәшләр белән бергәләп җәмәгать намазларында катнашу, аралашу, Коръән уку, укытучылардан һәм спикерлардан үгет-нәсихәтләр алу мөмкинлеге бирәчәк. Форумда катнашучылар бергәләп җәмгыять өчен актуаль булган мәсьәләләр хакында фикер алышачак, динара хезмәттәшлек һәм экстремизмны кисәтү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз