news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман уку йортлары арасында Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Мөселман уку йортлары арасында Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
http://dumrt.ru/

13 декабрьдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча III Республикакүләм бәйге узды. Ул Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында үтте.

Тәхфиз үзәкләре арасында беренче урынны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, икенче урынны Казан ислам университеты командасы яулады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татарстан мәдрәсәләре арасында беренче урынны Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе командасы, икенче урынны Казаннан «Мөхәммәдия», өченчене Буа мәдрәсәсе алды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Бәйгедә чыгыш ясаучыларга Коръән һәм Сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Коръән мөгаллиме, Казанның Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин исемендәге мәчет имамы Әхмәт хәзрәт Ибраһимов, Мәскәү өлкәсе имамы Борһанетдин хәзрәт Рәхимов бәя бирде. Барлыгы 45 шәкерт катнашты, алар Казаннан кала, Чаллы, Әлмәт, Буа шәһәрләреннән килде.

Коръән бәйгесе биш этапта узды, һәрбер этап барышында жюри командаларның әгъзаларына сораулар бирде. Шулай итеп, мәдрәсә укучылары Коръәннең 29-30нчы җүзләрен яттан белүләрен, ә иң мөһиме – дөрес укуларын күрсәттеләр.

Җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашында үтте. Җитәкчеләр Коръәнне өйрәнү һәм ятлау өлкәсендә хезмәт куючы шәкертләргә, аларның остазларына тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, диелә хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100