news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман илләре илчеләре һәм дипломатлары Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге ифтарда катнашты

Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр, шулай ук мөселман дөньясының 40 иленнән килгән дипломатлар РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән изге Рамазан ае хөрмәтенә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә оештырылган тантаналы ифтарда катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада мөфти үзе, аның урынбасарлары Рушан Әббәсов, Дамир Мөхетдинов һәм Рәфыйк Фәттахетдинов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашты. Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко кичәнең мактаулы кунагы булды. Чараны Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев алып барды.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин, ифтарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, барысына да изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен теләде. Мөфти Россиянең күпмилләтле халкы, аның мөселман өлешен дә кертеп, ил Президентын сайлауда Владимир Путин кандидатурасын тулысынча хуплавын, бу ил башлыгының агымдагы сәяси курсын бөтен халыкның хуплавына дәлил булуын искәртте. Равил Гайнетдин традицион кыйммәтләрне, гаиләне, әхлакны саклау һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте.

Халыкара мөнәсәбәтләр хакында сөйләгәндә, РФ мөселманнарының рухи лидеры Россиягә каршы санкцияләрне хупламаган, үзара мөнәсәбәтләр һәм ике якка да файдалы элемтәләрне саклаган һәм ныгыткан гарәп-мөселман дөньясы илләренең позициясе безнең өчен аеруча мөһим булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100