news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман эшмәкәрләре Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына 1100 данә Коръән бастырды

Бүген ТР Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов очрашты. Очрашуда танылган эшмәкәр РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан махсус әзерләнгән Коръән басылып чыгу турында хәбәр итте.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1100 тираж белән чыккан Коръән басмасы юбилей уңаеннан ислам дине үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә, эшмәкәрләргә, хафизларга һ.б. бүләк итеп биреләчәк. Бүген Мүсхәфне беренчеләрдән булып Айдар Шаһимәрданов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм аның мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга тапшырды.

Яңа Коръән басмасы эшмәкәрләрнең финанс ярдәмендә чыкты. Китап Коръән бастыруда хәзерге заман таләпләрен искә алып, укучылар өчен уңайлы форматта һәм шрифтта, якты буяулар файдаланып югары сыйфатта дөнья күрде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100