Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мөселман диния нәзарәтләре. 1941-1945» хезмәте дәүләт-дин мөнәсәбәтләренә багышланган
Ватанны Саклаучылар елы кысаларында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты «Мөселман диния нәзарәтләре. 1941-1945 еллар» хезмәтен бастырып чыгарган. Бүген аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов тәкъдим итте.
Ул әлеге китапның «Бөек Җиңү Наркомнары» федераль сериясенең бер өлеше булуын билгеләп узды. «Ул сериянең дистәләгән томнары чыккан. Һәр том сугыш вакытында гамәлдә булган берәр наркоматка һәм аның Җиңүгә керткән өлешенә багышланган. Аерым томнарда дини оешмалар турында язылган. Федераль казначылыкның Татарстан бүлеге инициативасы буенча безнең хезмәткәрләр шушы томны язуда катнашты», – диде Марат Гыйбатдинов.
Аның сүзләренчә, хезмәтнең исеме үк бу том дәүләт-дин мөнәсәбәтләренә багышлануын күрсәтә. «Тарих белән шөгыльләнүчеләр белә: сугыш еллары кешеләрнең генә түгел, дәүләтнең дә дингә карашын үзгәртә. Сугышка кадәрге елларда рәсми идеология дин белән көрәшне алга сөргән. Дин белән бәйле бөтен әйбер артта калган дип саналган, чиркәүләр, мәчетләр ябылган, дин әһелләре эзәрлекләнгән. Дингә каршы пропаганда алып барылган. Ә сугышның беренче көннәреннән хакимиятләр мөселманнарның өстән күрсәтмә бирмичә дә мәчетләрдә җыелганын белеп алган», – дип сөйләде Марат Гыйбатдинов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Тарихчы сүзләренчә, мондый очрашулар бигрәк тә Урта Азиядә, Кавказда популяр булган. Алар безнең илнең дошманнардан азат ителүе өчен күмәк гыйбадәтләр кылган. «Халык күңеленнән дини үзаң чыкмаган. Мөселманнарның патриотик адымы дип бәяләнгән бу. Ахыр чиктә совет җәмгыятендә үзгәрешләр була: дини кыйммәтләрне таный башлаганнар. Дәүләт дини институтларны торгызырга керешкән», – дип билгеләп үтте ул.
Марат Гыйбатдинов бу китапта архив материаллары, күпләргә яхшы таныш документлар урын алганын әйтте. «Сугыш вакытында мөселманнарны дәүләт һәм җәмгыятьне яклап берләшергә өндиләр. Ватанны яклау мөселманның изге бурычы дип әйтәләр. Уникаль очрак була: беренче тапкыр совет дәүләте дин әһеле вәгазен мөселманнар яшәгән бөтен җирдә тараткан. Бу китапта менә шул хакта мәгълүматлар бар. Элек басылып чыкмаган документлар да урын алган. Документлар аша хәзерге мөфтиятләр структурасына шул чакта ук нигез салынганы аңлашыла», – дип белдерде тарихчы.
Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, сугыш елларында дингә мөнәсәбәт үзгәрсә дә, түрәләрнең менталитетын үзгәртү җиңел булмаган. Алар дингә уңай карашка тиз генә ияләшмәгән. Китапта шундый белешмәләр дә табарга була. Шулай ук качакларны, ятимнәрне ничек кабул иткәннәре дә тасвирланган.
«Хезмәттә фән, сәнгатьнең сугыш елларындагы роле дә күрсәтелгән. Авторлар Советлар Союзында мөселман халыкларының Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтүгә ирешкән», – дип сөйләде Марат Гыйбатдинов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Матбугат очрашуында шулай ук «Җиңү календаре» хезмәте тәкъдим ителде. «Хезмәт сатуга чыгарылмый, ләкин белем бирү оешмалары, китапны сорап, Татарстан Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать итә ала. Без аны бушлай таратырга әзер. Бу хезмәт китапханәләргә, мәктәпләргә барып ирешер, педагоглар тәрбия эшендә, дәресләрдә кулланыр дип өметләнәбез. Шулай ук китапның электрон версиясен дә йөкләп алырга була. Бердәнбер проблема –башка җирләргә китапны таратырга мөмкинлегебез юк», – диде Марат Гыйбатдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз