news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман җәмгыяте Мәскәүдә Ислам мәдәнияте үзәген ачты

20 мартта Мәскәүдә тантаналы рәвештә «Истина» Ислам мәдәнияте үзәге ачылды. Бу хакта IslamNews мәгълүмат агентлыгы проектта катнашучыларның берсе, мөселман эшлеклесе Алмаз Абдрахмановка сылтама белән хәбәр итә.

Очрашуга дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, меценатлар, әлеге мәдәни үзәкне оештыруга катнашы булган башка кешеләр җыелды. Алар арасында Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов, Мемориаль мәчет имамы Әсхәт Гыйматдинов, Мәскәү шәһәре Төньяк административ округы префектурасының Социаль өлкәне үстерү идарәсе башлыгы Вадим Петров һәм башка кунакларны атап үтәргә мөмкин.

Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов, башкалада мәчетләр саны җитәрлек булмавын исәпкә алып, мондый үзәкләрнең актив эшчәнлеге зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Шундый һәр оешма мөселманнарны укыту һәм агартуга саллы өлеш кертә.

Чарада яңа, заманча концепция тәкъдим ителде, дини оешмада эш шуңа таянып алып барылачак. Аның хакында Мәдәни үзәк имамы Шамил Мөхәммәтханов сөйләде. Аның сүзләренчә, Мәдәни үзәктә дини, мәдәни һәм агарту чаралары үткәреләчәк. Алар – көндәлек биш вакыт намаз, җомга намазы, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендәге намазлар, шулай ук Рамазан аендагы тәравих намазлары. Үзәктә Коръән дәресләре керәчәк, гарәп телен өйрәтәчәкләр.

Мәдәни-агарту семинарлары, түгәрәкләр, мастер-класслар һәм төрле темаларга оештырылган чаралар мөселманнарны рухи һәм интеллектуаль яктан үстерүгә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100