Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаре «Камил» мәчетендә булды
Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаре, судья Мөхәммәт Габделсәлам Тынычлык бистәсендәге «Камил» мәчетендә булды. Ул Казанга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу өчен килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Монда аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Очрашуда шулай ук кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәъмүн әр-Рави, мөфтинең ислам финанслары буенча киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, «Туган авылым» сәүдә-күңел ачу комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов һәм башкалар катнашты.
Алар кунакка татар-мөселман мәдәнияте һәм татар өммәтенең тарихи һәм хәзерге казанышлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Камил хәзрәт аңа - «Казан басмасы»ның репринт басмасын, ә Радик Абдрахманов дүрт телдәге «Туган батыр» әкият-китабын тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз