news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мортаза Рәхимовны Уфада мөселман зиратына җирләделәр

Мортаза Рәхимовны Уфада мөселман зиратына җирләделәр
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны Уфаның мөселман зиратына җирләделәр, дип хәбәр итә «Башинформ».

  • Мортаза Рәхимов озакка сузылган авырудан соң 11 гыйнварда вафат булды.

Мәрхүмне җирләү алдыннан дини йолалар буенча дога укылды. Оркестр матәм маршын башкарды. Мактаулы каравыл буш патроннар белән өч залптан салют аттырды.

Рәхимовка 88 яшь иде. Ул Башкортстанны 1990 елдан 2010 елга кадәр җитәкләде, ә 1993 елда республиканың президенты булды.

Бүген 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республиканың беренче Президенты белән халык хушлашты, аннан хушлашу мәрасименең рәсми өлеше узды.

Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасименә Россия президенты Владмир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100