news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мортаза Рәхимов Татарстан президенты адымын хуплый
Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов журналистлар белән аралашуда Татарстан президенты Минтимер Шәймиевның вазыйфасыннан китүенә үз фикерләрен белдерде
Скопировать ссылку
(Уфа, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов журналистлар белән аралашуда Татарстан президенты Минтимер Шәймиевның вазыйфасыннан китүенә үз фикерләрен белдерде.
“Минтимер Шәймиевның вазыйфасыннан китүе ниндидер сенсация, көтелмәгән хәл түгел, - ди Мортаза Рәхимов. – Татарстан президенты егетләрчә горур китә”. Мортаза Рәхимов Татарстан президентының иң авыр елларда да туган республикасын яклап һәм саклап кала алуын ассызыклый. “Татарстан Республикасы илдәге иң уңышлы һәм үсешкән төбәкләренең берсенә әверелде”, - ди М. Рәхимов.
Башкортстан президенты Татарстан президенты вазыйфасына тәкъдим ителәчәк әлеге премьер-министр Рөстәм Миңнехановка да югары бәя бирә. “Рөстәм Миңнеханов тәҗрибәле җитәкче, финанслар өлкәсендә дә яхшы белгеч, яшь, дәрманлы кеше. Төп эшеннән тыш хәтта автоузышларда да катнаша. Монысы да аның һәрнәрсәгә өлгерә алуы турында сөйли”, - диде Мортаза Рәхимов.
Мортаза Рәхимов та Минтимер Шәймиев белән бер чорда республикага җитәкчелек итә башлады. Аңа 7 февральдә 76 яшь тула. Көтелмәгән үзгәреш булмаса, ул президентлыктан киләсе елда гына китәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2