news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 22 гыйнварда -20 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда 22 гыйнварда -20 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 22 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Иртәнге сәгатьләрдә бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Иртән температура -14..-19 градус тәшкил итә, аязганда -23 градуска кадәр суытырга мөмкин.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы -10..-15 градусны күрсәтәчәк, республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында -20 градуска кадәр суыта.

Юлларда бозлавык саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot