news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морозов: Путин төзәтмәләрне күптән кабул итә ала иде, әмма аңа халык тавыш бирү мөһим

Закон буенча, Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрне хуплау өчен Россия күләмендә тавыш бирү мәҗбүри түгел, диде сенатор.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләрне шундук кабул итә ала иде, әмма аның өчен Россия күләмендә тавыш бирү мөһим. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов «Эфир 24» телеканалына биргән интервьюсында әйтте.

«Путинның рейтингын исәпкә алсак, аның Конституцияне „ә дигәнче“ алыштыру мөмкинлеге күп тапкыр булды. Формаль рәвештә, закон күзлегеннән, төзәтмәләрне хуплау өчен бернинди плебисцит та кирәкми. Менә хәзер дә, Путин кабул ителгән төзәтмәләрне имзаласа, алар үз көченә керәчәк. Гамәлдәге законнар нигезендә, моның өчен Президент имзалары да җитә», — дип аңлатты Татарстан сенаторы.

Морозов Владимир Путинның зур булмаган төзәтмәләрне үзе кертүен әйтте. Аларның күбесе киңәшмә органы — эшче төркем тарафыннан тәкъдим ителгән. Аннары гына дәүләт башлыгы бу төзәтмәләрне парламентка керткән.

«Шулай итеп, барлык төзәтмәләр өчен дә тавыш бирделәр, Президент имза куйды һәм алар үз көченә керә. Моны теләсә кайсы вакытта һәм элегрәк тә эшләп була иде. Әмма хәтта бүген Путин да: «Юк, мин бөтенхалык тавыш бирүендә хупланмыйча имза куймаячакмын», — дип әйтә диде Федерация Советы әгъзасы.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән, Россия күләмендә тавыш бирү көне 1 июльгә билгеләнде. Әмма 25 июньнән башлап тавыш бирергә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100