news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морозов: Пенсияләрне индексацияләү Конституциягә кертелсә, бу норма туктатылмаячак

Федераль һәм төбәк закон чыгаручылары Конституция нормаларына каршы килә торган карарлар кабул итә алмаячак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Федераль закон чыгаручыларның Россия Конституциясе нормаларына туры килми торган карар кабул итү мөмкинлеген чикләү мөһим. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов «Эфир 24» телеканалына биргән интервьюсында әйтте.

«Төзәтмәләр нигезендә пенсия индексацияләнергә тиеш. Әгәр төзәтмә кабул ителә икән, Төп закон федераль һәм төбәк закон чыгаручылары Конституция таләпләренә туры килгән карарлар кабул итәргә тиеш булачак. „Индексация“ дип язылган икән, димәк, индексация. Закон чыгаручы башка бернинди дә карар кабул итә алмаячак», — дип сөйләде сенатор.

Морозов пенсияләрне индексацияләү турындагы закон кабул ителгән елларны искә төшерде, әмма «бюджет шулкадәр киселгән иде, бу таләпне туктатырга булдык», диде. «Ягъни кәгазьдә ул бар — пенсия индексацияләнергә тиеш. Әмма бу вәкаләт туктатылды. Һәм тиешле норма кабул ителә. Факт буенча да пенсия индексацияләнми. Шундый практика иде. Әгәр төзәтмә кабул ителсә, моны эшләү мөмкин булмаячак. Ул чакта бу Конституция нормасына туры киләчәк», — дип аңлатты ул.

Федерация Советы әгъзасы фикеренчә, мондый төзәтмә «парламент составын, сәяси вәзгыятьне үзгәрткәндә, Төп закон кысаларыннан чыга торган карар закон дәрәҗәсендә кабул ителмәсен» өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100