news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морозов Казандагы саубуллашу матчына күпьеллык партнерларын чакырачак

“Уенны КХЛның регуляр чемпионатында тәнәфесләрнең берсендә оештырырга җыенабыз”, - дип сөйләде хоккейчы агенты.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Хоккей остасы Алексей Морозовның агенты Юрий Николаев хоккейчының Казанда узачак саубуллашу матчы нечкәлекләре белән уртаклашты.

Элегрәк Казанның “Ак Барс” хоккей командасы һәм Россия җыелмасының элеккеге капитаны Алексей Морозовның саубуллашу матчын уздыру урыны билгеле булган иде. Форвард уенны Казанда үткәрәчәк.

37 яшьлек уенчы “Крылья Советов”, “Питтсбург”, “Ак Барс”, “ЦСКА” командалары өчен чыгышлары белән танылган. Морозов – Наганода Олимпия уеннарының көмеш призеры, 2008 һәм 2009 нчы елларда дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе, 2005-2006 нчы елгы сезонның өч тапкыр Россия чемпионы, Ауропа чемпионнары Кубогы иясе-2007, КХЛның хет-триклар саны буенча рекордсмены.

“Алексей саубуллашу матчын Казанда уздырырга карар кылды, чөнки бу шәһәрдә ул ун елга якын вакыт уйнады, - дип шәрехли Николаевны “СЭ”. – Үткәрү датасын әлегә әйтә алмыйбыз. Алексей озак еллар дәвамында уйнаган хоккейчылар уйный алсын өчен, уенны КХЛның регуляр чемпионатында тәнәфесләрнең берсендә оештырырга җыенабыз. Ул аларны чакырырга тели”.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100