news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морозов Думага сайлауларда катнашу өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды

13 сентябрьдә Түбән Кама округында гомере фаҗигале рәвештә өзелгән Айрат Хәйруллин урынына депутат сайлаячаклар.

Морозов Думага сайлауларда катнашу өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Сенатор Олег Морозов уникенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. Ул Түбән Кама округында сайланачак.

«Бары тик бер елга гына сайланам. Әлеге ел аннары ниндидер башка чорга әверелер дип өметләнәм. Кешеләргә бу елда нәрсәдер эшләргә өлгерәчәкмен дип вәгъдәләр бирүнең җиңел түгеллеген аңлыйсыздыр. Хәер, мин Дәүләт Думасында бюджет белән дә, законнар белән дә эшли беләм. Шуңа да карамастан, ел бик тиз үтеп китә, нәрсәдер эшләп өлгерергә кирәк», — диде ул журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Морозов фаразлавынча, быел эпидемиологик вазгыять аркасында күпсанлы сайлаучылар катнашында очрашулар үткәреп булмаячак. Ул иҗтимагый фикер лидерлары, кешеләр белән ишегалларында һәм зур булмаган мәйданчыкларда очрашырга ниятли.

«Алда торган очрашулар минем быелга исәпләнгән сайлау программасын билгеләр дип өметләнәм. Чөнки түшәмнән нәрсәдер алу, уйлап чыгару — мәгънәсез. Кешеләрнең нәрсә теләвен, аларга нинди файда китерә алуымны аңларга кирәк», — дип искәртте РФ Федерация Советы әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100